<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><hymn_number>44</hymn_number>
<lyrics>[V1]
 Табигатьнең һәр сулышы
 Аллага багышланган.
 Аңа гына төнге күктә
 Йолдызлар елмаялар.

[V2]
 Кояш та беренче нурын
 Аллага багышлаган.
 Тау астында көмеш чишмә
 Догасында чылтырый.

[V3]
 Урмаш шаулый догасында,
 Чәчәкләр баш ияләр.
 Аны мактап кошлар сайрый,
 Җилләр җырлап исәләр.

[V4]
 Изге Атам, бөек Аллам,
 Миндә Синең иҗатын,
 Барлыгыңа бу дөньяда
 Мин дә шатланып җырлыйм!</lyrics>
<title>Табигать тә мактый Алланы</title>
</song>